Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение лицей №2 Бугульминского муниципального района Республики Татарстан

Главная | | Мой профиль | Выход
Меню сайта
Форма входа
Поиск по новостям
Каледарь
«  Февраль 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728
Полезное
Главная » 2013 » Февраль » 20 » Мероприятие, посвященное поэту-герою Мусе Джалилю
10:01
Мероприятие, посвященное поэту-герою Мусе Джалилю

15 февральдә Бөгелмә шәһәренең 6 нчы балалар бакчасында бик күркәм чара узды. Ул татар халкының бөек улы , герой-шагыйрь Муса Жәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган иде. Чараны 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре (Җитәкчесе-Наумова Любовь Валентиновна, тәрбиячеләр- Сираева Гөлфирә Фаррахетдиновна, Сәетвәлиева Алина Алимовна) һәм 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбият укытучылары ( Зәйнуллина Фәүзия Вәкилевна, Миргасимова Гөлнара Таһировна, Хөснетдинова Рәфия Ринатовна) оештырды. Шигырь бәйрәме шагыйрьнең биографиясенә багышланган презентация карау белән башланып китте, бакчага йөрүче балалар һәм 2 нче лицейның 2 нче сыйныф укучылары Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар, татар халкының милли уеннарын уйнадылар. Бәйрәм ике телдә – рус һәм татар телендә барды. Милли киемнәр кигән балалар бәйрәмнең бизәге иде. Кичә барысының да күңеленә бик хуш килде.
Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган тел – халык язмышы, хәзинәсе, рухы, җаны. Шуның өчен татар кешесе үз телен белергә, балаларын өйрәтергә тиеш. Туган тел – туган җир кебек газиз һәм кадерле.
Просмотров: 784 | Добавил: natkulb | Теги: мероприятие, Муса Джалиль | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Архив записей

Наш опрос
1 Сентября для меня
Всего ответов: 324

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Статистика
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

GISMETEO: Погода по г.Бугульма

МОУ лицей №2 г.Бугульма © 2018
Сделать бесплатный сайт с uCoz